Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Беренче Май бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен иҗтиһат итү символы, бердәмлек һәм теләктәшлек билгесе булып тора.

Яр Чаллы халкы өчен бу төшенчәләр аеруча әһәмияткә ия. Шәһәребезнең өлкән буын вәкилләре, КАМАЗның һәм калабызның беренче төзүчеләре – аларның хезмәт батырлыклары илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелган. Аларның тырышлыгы, фидакарьлек һәм патриотизмы - туган шәһәребезнең бәхет нигезе.

Ветераннар  башлап җибәргән данлы традицияләрне дәвам итеп, Чаллының бүгенге буыны, үзенең намуслы хезмәте белән шәһәребезнең социаль-икътисадый иминлегенә, мәдәни кыйммәтләрен арттыруга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга лаеклы өлеш кертә.

Бүгенге май бәйрәмендә сезгә чын күңелдән яхшы кәеф, тынычлык, игелек һәм бары яхшы теләкләр телим!

                                                                                                                                                  Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                                 Яр Чаллы шәһәре мэры

Сишәмбе, 1 май 2018, 08:05