Ул 10 һәм 17 катлы йортлардан торачак.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Җәүдәт Сәлахов «Республика Татарстан» басмасына биргән интервьюсында социаль ипотека программасы буенча йортлар төзелеше планы турында сөйләде.
«Узган елны автокалада без яңа 63 нче микрорайонны төзи башладык, анда яшәргә җыенучылар әлеге торак комплексны «Президентский» дип атарга тәкъдим итте, — дип белдерде Җәүдәт Сәлахов. — Анда унҗиде 10 һәм 17 катлы йорт төзеләчәк. Ике 538 фатирлы йорт төзелә башлады инде, аларны быел кулланылышка тапшырырга җыеналар».
maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 11:31