Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 Май демонстрациясеннән соң шәһәрдәшләребезне Азатлык мәйданында бәйрәм концерты каршы алды. Сәхнәдә Чаллының төрле предприятие һәм оешмаларының үзешчән иҗат коллективлары һәм «Ирекле сәхнә»  региональ бәйгесендә җиңүчеләр чыгыш ясый. Шулай ук чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен «Европа плюс» радиостанциясеннән күңел ачу программасы әзерләнгән. Янәшәдә сәүдә нокталары һәм балаларга ял итү чаралары оештырылган.

Азатлык мәйданыннан тыш, Җиңү паркында, Шишкин һәм Энтузиастлар бульварларында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял  паркында, Кереселидзе бульварында шундый ук бәйрәм чаралары шәһәр халкын күңел ачарга чакырып тора.

Болардан тыш, бүген «Энергетик» мәдәният сарае, «КАМАЗ» мәдәният сарае, «Энтузиаст»лар бульвары һәм Орган залы каршындагы фонтаннарны кушачаклар. 

Сишәмбе, 1 май 2018, 11:43