28 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында курайчыларның Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII ачык республика бәйгесенең гала-концерты узды. Бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Мамадыш, Сарман, Арча, Тукай, Саба һәм Мөслим районнарының иң яхшы иҗат коллективлары, ансамбльләр, оркестрлар һәм аерым башкаручылар катнашты.
Гран-прига «Чишмә» халык уен кораллары ансамблендә шөгыльләнүчеләр лаек булды. Җитәкчеләре - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Наилә һәм Ренат Мөхетдиновлар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 28 апрель 2018, 16:50