Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында җәйге сезон старт алды. 1 Май көнне анда шәһәрдәшләребез һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм программасы оештырылды. Чарада "Энергетик" мәдәният сарае, "Эврика", "Огниво" һәм 15 нче балалар иҗат йортлары коллективлары һәм артистлары чыгыш ясады.

Бәйрәмдә һәркем үзенең күңеленә хуш килгәнен таба алды: уеннарда, викторина, бәйгеләрдә катнашу һәм карусельләрдә йөрү олысына да, кечесенә дә бик ошады. Моннан тыш, паркта “Георгий тасмасы” акциясе узды. Паркка килүчеләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы  Эльвира Ногманова Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Традиция буенча, 1 май көнне "Энергетик" мәдәният сарае алдындагы мәйданда һәм "Универсам" магазины каршында фонтаннар эшли башлады.


Чәршәмбе, 2 май 2018, 08:24