28 апрельдән 2 майга кадәр Мәскәүдә «Мәскәү яңгырата» XVI халыкара балалар-яшүсмерләр фестивале узды – ул Россиядә иң эре яшьләр музыкаль форумнарының берсе. Әлеге чара «Мәскәү балалары җырлый» максатчан укыту-тәрбия программасының бер өлеше булып тора, аның җитәкчесе - Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец.
2.jpg)
Бу форум программасы төрле концертлар, иҗади очрашулар, ачык дәресләр, балалар һәм яшьләр мәсьәләләре буенча музыкаль иҗат үсешенә кагылышлы мастер-класслар һәм башкаларны үз эченә ала.
Яр Чаллының 5 нче балалар музыка мәктәбенең вокал һәм хор бүлекләрендә шөгыльләнүчеләр, аларның укытучылары әлеге фестивальдә шәһәребез данын яклап Кытай, Италия, Сербия, Эстония һәм Россия катнашучылары белән бергә чыгыш ясады. Һәм әйтергә кирәк, призлы урыннарга лаек булды.
2.jpg)
II урында – Дарья Андрюшина, III урында – Аделина Хәбиева,
Полина Удельнова дипломант булды (укытучысы Айгөл Мистахова, концертмейстеры Ирина Огнева).
II урынга Айгөл Мистахова һәм концертмейстер Марина Шило чыкты.
III урынны «Сөенеч» өлкән хоры яулады (җитәкчесе һәм дирижеры Елена Сидорова, концертмейстеры Ирина Огнева).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 3 май 2018, 10:16