Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 5 майда «Урман утырту көне» республика акциясе оештырылачак. Бер меңнән артык агач утырту планлаштырыла.

Шәһәр администрациясе җитәкчеләре  Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Боровецк бульварында 73 төп агачтан «Геройлар аллеясы» утыртачак. ТАССРның 100 еллыгына багышлап Габлулла Тукай исемендәге яр буенда 100 төп шомырт агачы утыртылачак.

Башкарма комитет идарәләре хезмәткәрләрен агач утыртуга беркетү

Сәнәгать-коммуналь зонасында «Горзеленхоз» ААҖ һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре 500 төп агач утыртырга планлаштыра.

Пәнҗешәмбе, 3 май 2018, 12:48