Мы в социальных сетях

Георгий тасмасы – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, үзләрен  аямыйча илебез тынычлыгы өчен сугышкан ветераннарны хөрмәтләү, данлау һәм аларны искә алу символы ул. Акция 2018 елның  24 апрелендә башланып  9 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында  иҗтимагый оешмалар активистлары, «Нур» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Георгий тасмасын һәр үтеп барган кешегә таратып, аны ничек куллану турында сөйләячәкләр.

3 майда тасмаларны түбәндә күрсәтелгән нокталарда тараталар:

-  С.П.Титов исемендәге скверда 15:30 сәгатьтән (ЗЯБ бистәсе);

-  Җиңү паркында 15:00 сәгатьтән;

-  «Моя семья» сәүдә үзәге каршында (Татарстан урамы) 17:00 сәгатьтән;

- Энтузиастлар бульварында 16:00 сәгатьтән.

4 майда:

- Боровецк бульварында 18:00 сәгатьтән;

- «Энергетик» мәдәният сарае алдындагы мәйданда 16:00 сәгатьтән;

- «Кама» сәүдә үзәге каршында (28 комплекс) 16:00 сәгатьтән;

-  Ш.Усманов урамында (46 комплекс) 16:30 сәгатьтән;

-  «Омега» сәүдә үзәге каршында 17:00 сәгатьтән;

- 56 комплекста 16:30 сәгатьтән;

- 45 комплекста.

Җомга, 4 май 2018, 11:26