Мы в социальных сетях

«Республика Министрлар Кабинеты грантларын алу буенча республика конкурсын ничек отарга» дигән  темага багышланган зур семинар Яр Чаллы һәм якын-тирә районнарның коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләрен җыячак.

Татарстан Министрлар Кабинеты игълан иткән социаль әһәмиятле проектларны  гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен республика конкурсына гаризалар кабул ителә.

Конкурсның гомуми фонды – 20 млн сум. Анда һәр коммерцияле булмаган оешма җиңү яулый ала. Конкурсны оештыручылар докуметларны рәсмиләштерү буенча катнашучыларга катгый таләпләр куя. Татарстан Министрлар Кабинетыннан финанслау алырга теләүче коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре 11 майга кадәр тиешле документларны оештыручыларга тапшырырга тиеш булалар.  

Семинар 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Заман» яшьләр үзәгендә (каб.9А) узачак.

Семинарга әлеге телефонга шалтыратып язылырга мөмкин: 8 965 599 55 26.


Җомга, 4 май 2018, 10:50