Мы в социальных сетях

Чаллы картиналар галереясында  Татарстан Республикасы һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Яков Лукьяненконың шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда рәссамның төрле техникада эшләнгән 60 тан артык хезмәте тәкъдим ителгән.

Экспозициядә Яков Лукьяненконың  пейзажлар, натюрмортлар,  портрет һәм башка сәнгать әсәрләре урын алган.

Күргәзмә 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

Рәссам, Татарстан һәм Россия галереяларында күргәзмәләр оештырудан тыш, Бөгелмәнең аэроклубын җитәкли. Ул үзенең остазлары дип Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләре рәссамнарын саный..  

Җомга, 4 май 2018, 14:05