Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты муниципаль милек сату буенча аукцион уздыра. Ул 5 июнь көнне электрон форматта узачак.
Аукционга 5 лот тәкъдим ителгән, алар барысы да – торак йортларның беренче этажында урнашкан 6,5 кв. м. дан 16,3 кв. м га кадәр мәйданлы торак булмаган биналар.
Тулырак мәгълүматны биредә алырга була.
Катнашу өчен гаризаларны 2018 елның 28 маена кадәр 17:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк.
Аукцион әлеге электрон мәйданда үтәчәк: http://sale.zakazrf.ru/
Тулырак мәгълүматны шулай ук алдагы ресурслар аша да белешергә мөмкин.
Телефоннар: (8552) 30-57-15, (843) 292-95-17
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 10:18