Мы в социальных сетях

Хәзерге Россия Федерациясе пенсия системасында гражданнарның пенсия хокуклары индивидуаль  пенсия коэффициенты яки баллар хисабына формалаша. Алар гражданның һәр ел өчен хезмәт эшчәнлеге  иминият  түләүләрен  исәпләү  шарты белән мәҗбүри пенсия иминиятенә  кушыла.

Граждан беркайда да эшләмәгән, ләкин социаль әһәмиятле хезмәт башкарган булса, аңа шулай ук пенсия баллары исәпләнәчәк.  Шундый социаль әһәмиятле эшләргә чакырылыш буенча Россия армиясе сафларында хезмәт итү керә.

2018 елда иминият пенсиясен алу өчен ким дигәндә 9 ел иминият стажы һәм 13,8 пенсия баллары булу кирәк.

Үзеңнең эшләп тапкан пенсия хокукларың һәм картлык буенча булачак иминият пенсияң турында мәгълүматны Пенсия фондының сайтыннан карарга мөмкин. Әлеге сайтка ЕСИА да яки дәүләт хезмәте күрсәтү сайтында теркәлгән һәр граждан керә ала.

Җомга, 4 май 2018, 11:43