"Энергетик" мәдәният сараенда танылган курайчы Инбер Шәфыйков истәлегенә багышланган 7 нче ачык республикакүләм «Монлы курай» курайчылар бәйгесенең гала концерты узды.
Татарстанның төрле төбәкләреннән кунаклар килде: Казан, Арча, Чаллы, Сарман, Түбән Кама, Саба, Зәй, Мөслим, Мамадыш курайчылары һәм тальянда уйнаучылар үзара көч сынашты.
Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын күренекле шәхесләр бәяләде.
Гран-прины Казан шәһәренең "Тылсым" халык уен кораллары ансамбле яулады, җитәкчесе Ренат Мөхетдинов. Яр Чаллы шәһәренең “Моңлы курай”, “Мирас” ансамбльләре җитәкчесе Рөстәм Фәттахов, “Сандугач” ансамбле җитәкчесе Фәйзелхак Хәлимов 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Лауреат исемнәре алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 4 май 2018, 13:47