Мы в социальных сетях

Бүген  Чаллы китапханәчеләре һәм  яшь китап сөючеләр «Ватан-ана» мемориаль комплексына Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алып чәчәкләр куйдылар.

8 нче китапханә филиалына йөрүче балалар кызыл канәферләрне үз куллары белән ясаганнар. Алар һәйкәл каршында  сугыш тематикасына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Шәһәрнең башка урынында - Боровецк бульварында 17 нче китапханә филиалы хезмәткәрләре микрорайонда яшәүчеләрне Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләр белән таныштырдылар һәм тарихи викторина оештырдылар.

Чарада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар һәм яу кырында ятып калучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

37 нче мәктәп укучылары җырлар һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар.


Җомга, 4 май 2018, 16:55