Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган чорда, башкала театрларында бу вакыйгага багышлап спектакльләр күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Әрмәнстан, Италия, Грузия һәм Украинадан чакырылган йолдызлар катнашында “Шаляпин. Нуриев. Казан” дип исемләнгән Халыкара фестиваль булачак.

В.И.Качалов исемендәге театрда чит ил һәм рус классик драматургиясе әсәрләре буенча дүрт спектакль күрсәтеләчәк, шул исәптән “Укрощение строптивой”, “Глумов”, “Женитьба” һәм “Дядюшкин сон” һ.б.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры милли драматургия репертуарыннан 11 спектакль (“Мәхәббәт FM”, “Җанкисәккәем”, “Зәңгәр шәл” һ.б.), ә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 10 спектакль (“Гомер буе сине көтәм”, “Назлы кияү”, “Алтын көз” һ.б.) тәкъдим итәчәк. 

tatar-inform.tatar

Җомга, 4 май 2018, 10:21