Мы в социальных сетях

Чаллының Тантаналар сараенда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган юбилярлар парады узды. Анда 50 һәм 55 ел гаилә корып яшәүләрен билгеләп үтүчеләр катнашты. Болилыйлар һәм Шәйхелисламовлар зөбәрҗәт юбилей, Веретенников, Шәрипов, Әхмәтҗанов һәм Курочкиннар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Яр Чаллы ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Тукай районы ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина юбилярларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле портретлар тапшырдылар.  

Тантанада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Шимбә, 5 май 2018, 10:46