Мы в социальных сетях

Яр Чаллының полиция гарнизонында Бөек Ватан сугышында катнашкан Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләрен искә алдылар.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре елга ике тапкыр шәһәр зиратына чыгалар: апрель аенда һәм Бөек Җиңү көне алдыннан.

Полиция бүлекләре һәм хезмәтләре башлыклары җитәкчелегендә алар һәлак булганнарның туганнары белән берлектә каберләргә чәчәкләр салдылар һәм хокук тәртибен саклаучы 13 солдатны искә алдылар.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасында: Комсомол районы социалистик милек урлаулар белән көрәш бүлеге башлыгы Михаил Моисеев, беренче кинолог  Галимҗан Арсланов,  бүлек старшинасы Алексей Карташов һәм башкалар бар. 

Шимбә, 5 май 2018, 11:22