Футбол буенча дөнья чемпионаты спортчылары һәм тамашачылар “Ашыгыч шалтыратулар хезмәте – 112” аркылы җиде телдә ярдәм ала алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Ярышлар вакытында белгечләр белән иңгә-иң волонтер-тәрҗемәчеләр эшләячәк.
Мондый ярдәмчеләр 2013 елда үткән Универсиададан башлап җәлеп ителә. Узган елда, Казан Конфедерацияләр кубогын кабул иткәндә, 112 номеры аша чит ил вәкилләреннән 90 шалтырату кабул ителде. Күпчелек очракта, аларны гомуми мәгълүмат кызыксындырган, ләкин медицина ярдәме алу өчен шалтыратучылар да булган.
Быел 50 волонтер җәлеп итү планлаштырыла. Алар шалтыратучылар белән FIFA ның дүрт рәсми телендә (инглиз, алман, француз һәм испан) аралашачак. Аралашу телләре буларак шулай ук япон, кытай һәм фарсы телләре дә файдаланылачак. Штат режимында белгеч шалтыратуларны рус, татар һәм инглиз телләрендә генә кабул итә ала.
Волонтерларга оператор эшен, мөрәҗәгать итүче карталарын тутыру тәртипләрен, терминологияне өйрәнергә туры киләчәк. Бүген “Ашыгыч шалтыратулар хезмәте – 112” дә волонтерлар белән беренче дәрес үткәрелде.
http://maydan.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 5 май 2018, 17:58