Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары  Илья Зуев шәһәрдә 1 нче майдан бакча сезоны ачылуын хәбәр итте, ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Пенсионерларны һәм аерым категория гражданнарны йөртү максатыннан, шәһәр бюджетыннан 15 млн сум акча бүлеп бирелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча бакчаларга пассажирлар йөртү хокукын "Электротранспорт" МУП ы алды. Талоннар 19 майга кадәр  бирелә, аларны район администрацияләрендә алырга мөмкин.

Бакчачылык ширкәтләренә талоннарны льготага ия булган 14 мең чаллылы  алачак, хәзерге вакытта аларны 10 мең кеше алырга өлгергән инде. Быел бакчачылык сезонына бер кешегә 30 данә талон биреләчәк, айга 6 шар туры килә. 90 бакчачылык берләшмәләренә пассажирлар йөртү гамәлгә ашырылачак. Юл бәясе үзгәрми, башка елдагы кебек үк 1 км юлга 2 сум 25 тиен исәпләнә.


Бакчачыларны йөртүнең төп өлешен 31 күп сыйдырышлы автобуслар үтәячәк. Кайбер бакчачылык ширкәтләренә йөртү өчен 12 аз сыйдырышлы транспорт төре каралган.  

Китү нокталары исә шәһәрнең 5 пунктыннан башкарылачак: “Бумажниклар" микрорайоны, “Тимерчелек заводы”, “51 нче комплекс”, “Тимер юл вокзалы” һәм "Мегастрой" гипермаркеты (Машиностроительная урамында) тукталышлары.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мондый мөһим, түләүсез социаль хезмәтне бик аз шәһәрләр генә күрсәтүен, аның өчен средстволарның ел саен өстәмә бюджеттан бүленүен билгеләп үтте. "Без яхшы финанс ресурслары бүлеп бирәбез икән, хезмәт күрсәтү дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Кәгазьдә бар да шома булып, эшкә килгәндә кытыршылыклар булмаска тиеш. Графиклар бозылуга,  автобус йөртүчеләрнең дорфалыгына да юл куймаска кирәк. Барлык мәсьәләләр хәл ителергә, аңлашылмаучылыклар булмаска тиеш”, – дип ассызыклап үтте шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 7 май 2018, 08:40