Мы в социальных сетях

Чаллыда 87 яшьтән 99 яшькә кадәрле  2 464 ветеран яши.  Бер ел эчендә аларның саны 464 кә кимеде. Эшлекле дүшәмбедә бу турыда һәм 9 май бәйрәменә әзерлекнең барышы хакында  Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов үз докладында бәян итте.

Җиңү бәйрәме кысаларында шәһәрдә төрле чаралар үтте.  Шул уңайдан 857 Бөек Ватан сугышы ветеранына, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерьлар тоткыннарына,  Ленинград блокадасында калучыларга, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырылды.  

«Янәшәдә ветеран яши» акциясе кысаларында 26 ветеран йортында 219 мең сумлык сантехника җиһазлары алыштырылды һәм ремонтланды. 1471 кеше шифаханәләрдә  тирәнтен медицина  күзәтүе узды.  Әлеге категория өчен шәһәр хастаханәләре стационарларында 43 палата югары уңайлылык дәрәҗәсендә җиһазландырылды. Шулай ук әлеге категория авырулар 104 мең сумга  339 рецепт буенча дарулар белән тәэмин ителде.

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә бу форсаттан 674 чара уздырылды. Шулар арасыннан: «Минем гаиләм шул сугышка өлеш кертте», «Янәшәдә ветеран яши», «1 нче Постның иң яхшы сакчысы», «Зәңгәр трамвай», «Георгий тасмасы»,  «Җырлаучы Чаллы» акцияләрен атап үтәргә кирәк.  Тимурчылык отрядлары 72 ветеранның хәлен белергә барды.

«1944 елның 14 ноябрендә  Кызыл Йолдыз ордены белән  безнең  якташыбыз,  сержант,  9 нчы гвардия дивизиясенең 171 нче  кораллы танк полкы командиры Васыйк Нургата улы Нургатин бүләкләнгән. Иртәгә, бернигә дә карамастан үз хуҗасын эзләп тапкан олы бүләк ветеранның улы – Фәрид Васыйк улына биреләчәк»,  – дип белдерде Рамил Хәлимов.  

Быел Бөек Ватан сугышында катнашучы барлык ветераннарга, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга   – концлагерь тоткыннарына, блокадада булучыларга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» дәүләт медальләре тапшырылачак.

Дүшәмбе, 7 май 2018, 20:20