Мы в социальных сетях

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә Бөек Ватан сугышының 73 еллыгы уңаеннан 2007 елда туган малайлар арасында көрәш буенча Ачык шәһәр турниры узды.

Ярышларда Яр Чаллы, Минзәлә, Алабуга, Актаныш районнары һәм Оренбург өлкәсеннән булган 47 яшь спортчы көч сынашты. «Витязь» спорт мәктәбе спортчылары Рамазан Мөхәммәтов, Салават Дәүләтбаев, Илмир Садыйков, Булат Вәлиевлар 23 кг, 32 кг, 34 кг һәм 36 кг га кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яуладылар.  

Алар  тренерлар Илгиз Шәмсевәлиев, Илнур Хәйбуллин, Рөстәм Сәлимхановлар җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.


Дүшәмбе, 7 май 2018, 11:08