Мы в социальных сетях

Бүген “Ватан-ана" мемориаль комплексы янындагы мәйданда иң мөһим тантана – Җиңү парады булды. Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган парад 10:00 сәгатьтә башланды. Шулай да, иң төп катнашучылар -  ветераннар аңа кадәр үк килде. Мәйданда  Җиңү шигырьләре һәм  җырлары яңгырап торды.

Тантананың рәсми өлешендә "Энергетик"  мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева ветераннарга мөрәҗәгать итте: “Кадерле ветераннар, һәм Бөек Ватан сугышының фидакарь тыл хезмәтчәннәре, без сезнең алда баш иябез! Озак һәм бәхетле яшәгез!  Аяз күк йөзебез өчен рәхмәт сезгә!”.

Башта шәһәр, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, кадетлар, укучылар 1 нче санлы Постка Хәтер вахтасына бастылар. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов,  Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары,  иҗтимагый оешма вәкилләре дә 1 нче санлы Постта үз бурычларын үтәделәр.

Парадта катнашучылар тезелгән мемориаль комплекс янындагы мәйданга тантаналы рәвештә  Россия, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын, Җиңү Байрагын һәм Яр Чаллы шәһәре флагын алып кердедәр.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Яр Чаллы шәһәре Үзәк һәм  Автозавод районнары буенча бүлеге башлыгы Рәшид Ильясов парадның әзерлеге турында рапорт бирде. Наил Мәһдиев парадны кабул итте һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясады:

“Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел вакыт узды.  9 май - илебездәге бар халык өчен бик мөһим бәйрәм. Җиңү даны һәм сугыш ачысы һәр гаиләгә диярлек кагылып үтте. Безнең якташларыбыз Мәскәү янында, Сталинградта, Курск дугасында һәм партизан отрядларында батырларча сугыштылар. Ленинградны, Прага һәм Берлинны сакладылар. Безнең якташыбыз – өлкән лейтенант Никита Кайманов Татарстаннан иң беренче Советлар Союзы Герое булды. Аңа ул вакытта 20 яшь була. Бүген Яр Чаллының кадетлар мәктәбе аның исемен йөртә. Ил бик авыр шартларда яшәде һәм көрәште. Тыл хезмәтчәннәре, ял һәм йокыны онытып, тәүлекләр буе заводларда һәм колхоз кырларында эшләде, «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» законы буенча яшәде. Хөрмәтле ветераннар! Сез – Бөек Җиңү көненең төп каһарманнары. Сезнең батырлыгыгыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр! Сезнең алда баш иябез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе насыйп булсын!” – диде мэр.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Анда болай диелә: “Кадерле татарстанлылар, сугышта катнашкан һәм тылда тырышып эшләгән фидакарьләр! Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү көнен – 9 майны  без кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугышның тәмамлануын бәйрәм итү белән генә бәйләп карамыйбыз, хәзер ул бер ил гражданнары буларак тәңгәллегебезнең аерылгысыз өлешенә, күпмилләтле халкыбызның ныклыгы, каһарманлыгы һәм бөеклеге символына әверелде.  Бүген без туган илебез азатлыгын саклап аяусыз көрәшкән, завод цехларында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткән каһарман буын вәкилләрен – фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен тирән хөрмәт һәм олы рәхмәт хисләре белән зур бәйрәм уңаеннан ихлас котлыйбыз. Мөхтәрәм ветераннар, чын йөрәктән сезгә озын гомер, бәхет һәм иминлек  телим! Яу кырында башын салган Ватан солдатлары мәңге онытылмас! Дәһшәтле сугышта җиңү яулаган каһарман халыкка мәңгелек дан! Илгә-көнгә тынычлык, бәрәкәтле, уңышлы хезмәт, шатлыклы матур көннәр телим сезгә, татарстанлылар! Җиңү бәйрәме белән!”

Тантанада катнашучылар сугыш вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Парад  расчетлары хәрәкәтен традиция буенча Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбенең барабанчылар колоннасы ачып җибәрде.

Тантаналы чара «Мәңгелек ут» мемориалына веноклар һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.


Чәршәмбе, 9 май 2018, 11:28