Мы в социальных сетях

Бүген Зур Кремль сараенда  Владимир Путинның Россия Федерациясе Президены вазыйфасына керешү тантанасы узды. Анда Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Россия Федерациясе Конституциясенең 82 маддәсе нигезендә, Владимир Путин Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Конституция Суды судъялары катнашында  Россия халкына  ант итте.

Конституция Суды рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешүен игълан итте.

Тантананың беренче өлеше тәмамлангач, Дәүләт Башлыгы Собор мәйданына чыкты, анда Кремль полкы парадын кабул итте.


Дүшәмбе, 7 май 2018, 13:10