Мы в социальных сетях

Комсомол районында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар дәвам итә.

Бүген Орловка бистәсендә урнашкан «Һәлак булган сугышчыларга» һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.  Чарада 47 нче «Айгөл» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр,  2, 4, 7, 8, 11, 21 , 56 мәктәп укучылары, «Калкан» полиция мәктәбе кадетлары,  Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм  Яр чаллы төзелеш көллияте студентлары, шулай ук  С.П.Титов исемендәге Яр Чаллы  картон-кәгазь комбинаты вәкилләре һәм башкалар катнашты.  

Шәһәрнең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча Хәрби комиссары Дамир Вәлиев килгән халыкны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлады, ветераннарга озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләде.

«Ватан-ана» мемориаль комплексында «Сугыш геройлары, без сезне хәтерлибез» дип исемләнгән традицион чара узды. Анда «Шатлык», «Йолдыз», «Винни-Пух», «Чулпан», «Чыршыкай» балалар бакчалары, 10 нчы һәм 20 нче мәктәпләр һәм Давыдов исемендәге гимназия укучылары, шулай ук Яр Чаллы медицина көллияте студентлары катнашты.

Дүшәмбе, 7 май 2018, 15:03