Мы в социальных сетях

Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр Сочида «Сириус» белем бирү үзәге тыңлаучылары булдылар. Укучылар 25 майга кадәр  берничә мастер-класста катнашачаклар.  Алар классик бию техникасын,  тарихи-көнкүреш,  халык-сәхнә һәм парлы классик бию техникаларын өйрәнәчәкләр. Моннан кала укучылар өчен экскурсияләр оештырылган.  

Май аенда биредә 54 регионнан 600 бала катнашачак. Яр Чаллыны 15 талантлы биюче тәкъдим  итәчәк.  Төркемнең җитәкчесе, балалар сәнгать мәктәбенең  хореография бүлеге мөдире Ильмира Хәмидуллина.

Дүшәмбе, 7 май 2018, 15:11