Мы в социальных сетях

"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә. Жиңү бәйрәме уңаеннан тәрбияче Эльвира Газизова балалар белән «Җиңү сәгатьләре» дәресләре циклы уздырды.

Дәрес барышында балалар иллюстрацияләр. презентация карадылар, сугыш турында шигырьләр укыдылар. Аларга Татарстан Республикасыннан булган Бөек Ватан сугышы геройлары Кайманов Никита Фадеевич,Баталов Федор Алексеевич, Сафиуллин Гани Бекинович турында сөйләделәр. Алган белемнәрне туплау өчен, балалар салют һәм җиңү китергән «9» санының рәсемен ясадылар.

Һәр бала үзенең туган иленә карата горурлык хисләрен белдерде. Шушы аяусыз сугышларда бик күп югалтулар белән җиңү яулый алган ветераннарга чиксез рәхмәтле алар.


Дүшәмбе, 7 май 2018, 15:48