Мы в социальных сетях

Бөек Җиңү бәйрәме Чаллыда иртәнге 9:00 сәгатьтә ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан башлана. Сәгать 10:00 дә «Ватан-ана» мемориаль комплексында сугыш техникасы, мәктәп укучылары, студентлар, кадетлар, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, сугышта катнашучылар һәм ветераннарның тантаналы парады узачак.

Сәгать 12:00 дән шәһәрнең барлык районнарында чаллылыларны бәйрәм концертына чакыралар, ветераннарны солдат боткасы белән сыйлаячаклар.

15:00 сәгатьтә шәһәр мэриясе бинасы янында «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясендә катнашучылар җыела. Алар «Яр буе» паркы мәйданына кадәр барачаклар. Анда катнашу өчен Бөек Ватан сугышында булган туганыңның портретын алып барырга кирәк. Парадны шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкли.

16:00 сәгатьтә мәйданда театральләштерелгән күренеш башлана, 17:30 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Мәскәүдәге Кызыл мәйдан парадының трансляциясен карарга мөмкин булачак. Соңрак концерт программасы башлана. Чаллының иҗат коллективлары һәм сәнгать осталарыннан тыш, бәйрәм сәхнәсендә танылган җырчы Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак. Бәйрәм 21:00 сәгатьтә 9 май хөрмәтенә салют белән тәмамланачак.


Чәршәмбе, 9 май 2018, 09:56