Мы в социальных сетях

54 нче балалар бакчасында Шәһәр Советы депутаты Николай Атласов ярдәме белән «Макулатура тапшыр да – агачны саклап кал» дип исемләнгән экологик акция узды. «ЭКОяз-2018» бәйгесе кысаларында бакча балалары әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән берлектә 1200 кг макулатура, 10 кг пластик һәм 2 кг батарейка җыеп тапшырдылар.

Нәниләр күңелле флешмобта катнаштылар, «Растяпа» исемле персонажга урманда үзеңне ничек тотарга, чүпләрне аерып җыю өчен контейнерлардан ничек файдаланырга кирәклеген өйрәттеләр.

«ПромИндустрия» СПП» ҖЧҖ экология компаниясе вәкилләре бакча администрациясе белән берлектә балаларга һәм аларның тәрбиячеләренә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. 

Сишәмбе, 8 май 2018, 08:37