Мы в социальных сетях

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Башкарма комитет җитәкчесенең  беренче урынбасары Илья Зуев Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Наҗия Азимовада кунакта булды.

Аның тормыш иптәше – Батухан Азимов Берлинга кадәр барып җитә. «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ни кызганыч, ул быел февраль аенда арабыздан китте.  Шуңа күрә әңгәмә дә ветеранның тормыш һәм хезмәт юлы турында барды. Әтисенең тормышы турында зур дулкынлану белән кызы Ләйлә Габдуллина сөйләде. Ул Илья Зуевка һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимовка әтисе турында басылып чыккан мәкаләләрне һәм фотоларны күрсәтте.


Сишәмбе, 8 май 2018, 19:52