Мы в социальных сетях

Чаллыда кыр кухнясын һәм бәйрәм концертын быел өч урында әзерләделәр: Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Энтузиастлар бульварында һәм Җиңү паркында. Бөек Җиңү көне хөрмәтенә 10 меңнән артык ботка порциясе пешерделәр.

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда солдат боткасын ветераннар белән бергә шәһәр мэры Наил Мәһдиев та авыз итте.

Быел беренче мәртәбә кыр кухнясын Энтузиастлар бульварында оештырып җибәрделәр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәр ветеранны сәламләде. Алар шәһәр башлыгына сугыш елларында кичергәннәрен, хәзерге тормышларын сөйләделәр. Наил Мәһдиев ветераннарны котлады, сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтен белдерде. Аларга озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Шәһәр мэры бульварда оештырылган хәрби техника күргәзмәсен дә карады. Шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы бәйрәмне тагын да бизәде.

Җиңү паркында «Җиңү шатлыгын оныклар данга күмәр» строй җырлары смотрының мәктәп турында җиңүчеләре парады узганнан соң, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет Җитәкчесе Ринат Абдуллин, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы Раушан Усманова “Лавровый венок” һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Парк территориясендә хәрби техника күргәзмәсе оештырылды, Җиңү җырлары көенә солдат боткасы белән сыйландылар. 

Сәхнәдә концерт программасы барды, спорт мәйданчыклары эшләде. Наил Мәһдиев тагын бер кат барлык ветераннарны бәйрәм белән котлады.

Чәршәмбе, 9 май 2018, 13:00