Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева шәһәр мэры исеменнән Әгъдәс Нәфыйковка бүләк тапшырды. Ветеранны котларга шулай ук Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов һәм «КамГЭСэнергострой» ААҖ ның төзелеш буенча генераль директоры урынбасары, Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев  та килде. Әгъдәс Мөхәммәт улы  Бөек Ватан сугышы каһарманы, «Ватан сугышы» ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  Аңа хәзер 92 яшь.

Әгъдәс Нәфыйков - чыгышы  белән Ютазы районыннан. Сугыш елларында Кара диңгез  хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. 1949 елда өлкән сержант званиесе белән демобилизацияләнә. 1951 елда Мәүҗүдә Габдрәүф кызына өйләнә, алар бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканга кадәр мәктәптә хезмәт һәм математика укытучысы булып эшли. Ул авыр атлетика буенча спорт мастеры, пазллар җыю белән дә шөгыльләнә.


Сишәмбе, 8 май 2018, 13:58