Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Үлемсез полк" йөрешендә 73 мең кеше катнашты.

Колоннаны шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкләде. Аның кулында – әтисенең өлкән абыйсы Фуат Хәниф улы Мәһдиев портреты. Ул 19 яшендә 1942 елда  Воронеж өлкәсенең Кечкенә Покровка авылында һәлак булган. 563 солдат күмелгән туганнар кеберлегенә Фуат Мәһдиев та бар. Шулар арасыннан бары 42 солдатның гына исемнәре билгеле.

Хәтер маршында шулай ук  шәһәрнең предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Колонна Хәсән Туфан проспекты  буйлап Азатлыктан Мәйданга кадәр үтте. Катнашучылар кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының портретларын тотканнар. Портрет астында солдатның исем-фамилиясе, яшәгән еллары, хезмәт иткән часте һәм гаскәри дәрәҗәсе язылган. Туганнарының фотолары булмаучылар, туганнары турында берничә сүз белән мәгълүмат язганнар. Сугышта катнашкан якыннары өчен патриотик хисләр тоеп, әлеге акциядә чаллылылар гына түгел, тирә-күрше торак пунктларда яшәүчеләр дә катнашты.

«Үлемсез полк» йөреше Мәйданда тәмамланды .Бәйрәм концертына килүче чаллылылар «Үлемсез полк» ны алкышлар белән сәламләделәр. Бу көчле алкышлар белән алар сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган фронтовикларга хөрмәтләрен, якыннары истәлеген кадерләп саклаучы шәһәрдәшләребезгә рәхмәтләрен белдерделәр.   

Чаллыда әлеге акция бишенче ел рәттән үткәрелә. Татарстанда беренчеләрдән булып «Үлемсез полк» Россия акциясен чаллылылар күтәреп алды.


Чәршәмбе, 9 май 2018, 16:30