Мы в социальных сетях

2018 елның 8 маенда 13:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан «Ул бөек елларга баш иябез» дип исемләнгән күргәзмә зонасы ачылды. 

Анда сугыш чоры фотосурәтләре, фронттан язылган хатларның һәм шул елларда басылып чыккан матбугат чараларының үрнәкләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Яр Чаллыда «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү парадлары үткәрү,  монумент һәм мемориаль  комплекслар ачылуга багышланган экспозицияләр аерым урын алып тора.

Сишәмбе, 8 май 2018, 11:11