Мы в социальных сетях

Бүген Казанда "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисади саммиты  үз эшен башлап җибәрде. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.

Шунысын билгелеәп үтәргә кирәк,  Казандагы мәйданчык 10 ел дәвамында халыкара оешмаларның, дәүләт хакимияте органнарының, финанс институтларының, илчелекләрнең вәкилләрен, парламент депутатларын, әйдәп баручы инвесторлар һәм бизнесменнарны, Россия һәм чит ил компанияләренең топ-менеджерларын  җыя.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик фаразлау төркеме рәисе итеп билгеләде.

Төркем эшчәнлеге кысаларында  KazanSummit 2018 гә әзерлән эшләрен Татарстан Республикасының Инвестицияләр үсеше агентлыгы алып бара.  


Пәнҗешәмбе, 10 май 2018, 14:34