Мы в социальных сетях

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә «Яр буе»  паркы мәйданында «Җиңү салюты» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша оештырылды.

Тамашада барлыгы өч меңнән артык кеше катнашты: профессиональ һәм үзешчән хореография, вокаль, театр коллективлары, мәдәният идарәсе җырчылары һәм шәһәр театры артистлары, шулай ук югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары, гомуми белем бирү һәм кадетлар мәктәбе укучылары. 

Бөек Ватан сугышында совет халкы темасы әһәмиятле дата - Кызыл Армиянең 100 еллыгы аша тәкъдим ителде. Шулай ук программа кысаларында Владимир Высоцкий җырлары яңгырады, аңа быел 80 яшь тулган булыр иде.

 Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 3000 нән артык ак шарны күккә очырдылар.

Вокаль-хореография коллективлары сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы чор тасвирланган инсталляция тәкъдим иттеләр. Традиция буенча, армия хезмәтенә чакырылучыларны озату күренеше һәм яшь кадетларның күрсәтмә чыгышлары булды.

Театральләштерелгән тамашадан соң шәһәр халкы һәм аның кунаклары өчен Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан Җиңү Парады трансляцияләнде. Трансляциядән соң Яр Чаллы шәһәре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып «Бер минут тынлык » Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Чәршәмбе, 9 май 2018, 19:25