Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Габдулла Тукай исемендәге яр буенда Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан «Ул бөек елларга баш иябез» дип исемләнгән күргәзмә зонасы ачылды. 

Сәламләү сүзләре белән күргәзмәгә килгән халык алдында музей фондларын төп саклаучы Наталья Микрюкова чыгыш ясады. Укучылар өчен экскурсия оештырылды.

Күргәзмәдә сугыш чоры фотосурәтләре, фронттан язылган хатларның һәм шул елларда басылып чыккан матбугат чараларының үрнәкләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Яр Чаллыда «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү парадлары үткәрү,  монумент һәм мемориаль  комплекслар ачылуга багышланган экспозицияләр аерым урын алып тора.


Сишәмбе, 8 май 2018, 15:55