Мы в социальных сетях

Традиция буенча Чаллыда Бөек Җиңү көнен билгеләп үтү Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Бу көнне  патриот-шагыйрь,  татар халыкының бөек улын искә алырга Татарстан Республикасының  Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчеләре, хәрбиләр, иҗтимагый оешма вәкилләре,  мәктәп укучылары җыелды. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары  сугышта катнашучыларның фотосурәтләрен күтәреп чыкты.

Чара барышында Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш шигырьләре буенча эшләнгән әдәби-музыкаль композиция яңгырады.  Татар һәм рус телләрендәге  сугыш турындагы әсәрләр,   Бөек Ватан сугышы елларында күргән ачы хәсрәт,  яу кырында башын салган, Ватанның азатлыгы һәм мөстәкыйльлеге өчен фронтта һәм тылда һәм үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, Җиңүне якынайткан кешеләргә багышланды.

Чәчәкләр салу тантанасында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Рафис Борһанов чаллылыларны Республика Хөкүмәте исеменнән котлады һәм  9 майның бөтен планета өчен истәлекле көн булуын ассызыклап үтте.

Наил Мәһдиев патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең исеме кешеләр күңелендә батырлык һәм ныклык символы, Ватанга тугры калган  каһарман исеме булып яңгыравын билгеләп узды. Шәһәр башлыгы барлык килгән халыкны, ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, тыныч-имин көннәр теләде.  


Чәршәмбе, 9 май 2018, 09:57