Мы в социальных сетях

17 Бөек Ватан сугышы ветеранына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре - «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы «Яр буе» мәйданында театральләштерелгән тамашадан соң узды. Чаллылылар бүләкләнүчеләрне алкышлар белән каршы алды.

Яр Чаллыда хәзерге вакытта 2464 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә. Шулардан иң яшенә - Федор Григорьевич Зюкинга – 87, иң өлкәннәре:  Анастасия Федоровна Вороновага – 100 һәм Шакир Шакир улы Шәриповка – 99 яшь. 

«Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшыру карары быелның 3 нче маенда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде.

Медальләр барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугыш инвалидларына, балигъ булмаган  концлагерь тоткыннарына һәм  "Ленинград блокадасында яшәүчегә» медаленә ия гражданнарга биреләчәк. Медальләр тапшыру Татарстан  Республикасы көненә кадәр дәвам итәчәк.   


Чәршәмбе, 9 май 2018, 20:00