Мы в социальных сетях

Изге Рамазан ае хөрмәтенә Яр Чаллы Мөхтәсибәте ярдәме белән 16 майдан 15 июньгә, 9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда  «Казан Кремле» Казан тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыентыкларыннан «Коръәндә - гармониягә тарту көче»  дигән данлыклы күргәзмә оештырыла. 

Чаллылылар XVII гасырдан башлап  Коръәннең гарәп басмаларындагы тарихи әһәмиятле һәм сәнгати-бизәлештәге кулъязмалары бай коллекциясенең уникаль өлешен күрә алачак. Шулай ук рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның шамаилләре, «Хәләл-Үзәк»нең сувенир һәм басма продукциясе, «Sabr» мөселман киемнәре тәкъдим ителәчәк.

Экспозиция вакытында «Кыйбла» дини программасы трансляцияләнәчәк.

Керү бәясе 100 сум, укучылар һәм студентлар өчен ташламалар каралган.


Пәнҗешәмбе, 10 май 2018, 14:17