Мы в социальных сетях

«Мисс и Мистер студент – 2018» матурларны һәм иң талантлыларны билгеләү конкурсының  финалы 17 майда 18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда уза.

Анда  җиде кыз һәм өч егет катнаша.

Финалда конкурсантларга үзләре турында презентация белән чыгыш ясарга, интеллектуаль сорауларга җавап бирергә, иҗади номер, кичке күлмәк һәм костюм тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Аңа кадәр Чаллының югары һәм урта уку йортлары студентлары ике ай буена тренинг, мастер-классларда шөгыльләнде. Алар  «Студентлар язы – 2018» бәйгесендә,  «Георгий тасмасы – 2018» Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.


Сишәмбе, 15 май 2018, 13:27