Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны  Рәисә Әхмәтгәрәй кызы Хәсәншина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Юбилярга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән  котлауларны Комсомол  районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Рәисә Әхмәтгәрәй кызы Татарстанның Ворошилов районында туган. Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда кыр эшләрендә хезмәт куйган. Сугышта катнашкан Мәкъсүм Хөсәен улы Хәсәншин белән 1949 елны гаилә корып җибәрәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Октябрьск (Башкортстан) шәһәрендә тегү фабрикасында эшли.1983 елдан Яр Чаллыда яши башлый.  

 Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Рәисә Хәсәншина - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Пәнҗешәмбе, 10 май 2018, 15:20