Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы хакимияте башлыгы  Раушан Усманова һәм Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котладылар.

Әлеге хатын-кызларның язмышлары охшаш: алар икесе дә  Татарстанның Актаныш районында  күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Сугыш вакытында төрле хезмәтләрдә эшләгәннәр, өчәр балалары бар, икесе дә хезмәт ветераны.  Икесе дә «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләренә ия. Миңлемәхтүмә Әгъләмованың хәзерге вакытта 5 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Ул 1983 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә.

Мөдәянә Маликова автокалага 1989 елда килә.  Аңа кадәр Башкортстанда ветеринария табибы булып эшли.  Аның 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Пәнҗешәмбе, 10 май 2018, 15:23