Мы в социальных сетях

11-12 май көннәрендә Яр Чаллының  «Энергетик» мәдәният сараенда мода театрлары һәм дизайнерларның «Арт-Авеню»  VII халыкара  фестиваль-конкурсы оештырыла. Җиденче тапкыр үткәрелүче әлеге чарада Санкт-Петербург, Яр Чаллы,  Самара, Казан, Түбән Тагил, Әлмәт,  Ижевск шәһәрләреннән10 яшьтән алып 30  яшькә кадәрле 500 дән артык  кеше катнаша.

Иң талантлылар түбәндәге номинацияләр буенча ачыкланачак:

«Мода театры»,  «Кулдан эшләнгән театр», «Яшь модельерлар»,«Ел күлмәге»,«Иң яхшы шоу-тамаша»,«Конкурсның иң яхшы моделе», «Кием коллекциясен сәнгатьчә проектлау»,«Декоратив-гамәли сәнгать».


Җомга, 11 май 2018, 10:07