Мы в социальных сетях

12 майда Яр Чаллыда эшләүче яшьләр арасында  автомобиль спорты буенча шәһәркүләм ярышлар уза.

Чара 10:00 сәгатьтә «КАМАтранссервис» уку үзәге мәйданчыгында оештырыла.

Аның төп максаты юл-транспорт һәлакатен һәм травматизмын профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру, яшьләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, аларда гражданлык  җаваплылыгы тәрбияләү.

Ярышлар өч этапта  уза: юл йөрү кагыйдәләрен белүгә, тизлек  белән йөрү һәм «Мин юл йөрү кагыйдәләрен  үтим! Мин шулай  хәл иттем!» темаларына автомобильне бизәү.  

Ярышларда шәһәрнең 35 яшькә кадәрле 2 кешедән торган оешма һәм предприятие командалары катнаша.

Җиңүчеләр ярышның төп этапларында үткән юлның минималь вакытын исәпләү аша билгеләнә.

Өстәмә мәгълүматны «Заман» яшьләр  үзәгенә 57-08-70 номеры аша шалтыратып белешергә мөмкин.


Җомга, 11 май 2018, 13:56