Мы в социальных сетях

19 май көнне 14:00 сәгатьтә шәһәр мәдәният һәм ял паркы, 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгы территориясендә «Йолдызлы отряд- 2018» шәһәр хәрби-спорт уены булачак.

Уеннарда 12 яшьтән 17 яшькәчә булган яшүсмерләр командалары катнаша. Аларга картада күрсәтелгән маршрут буенча 20 этап узарга кирәк.

Катнашучыларга  хәрби хәзерлекнең гамәли төрләре буенча осталыкларын күрсәтү зарур.

Чара ТР «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте, «Йолдыз» шәһәр

хәрби-патриотик программасы кысаларында оештырыла. 


Шимбә, 12 май 2018, 08:08