Мы в социальных сетях

Бәйге традицион булуга карамастан, яшь чаллылылар хокук саклау хезмәткәрләрен эшләренең төрлелеге һәм уйлап табу сәләтләре белән шаккатырудан туктамыйлар. Бәйгегә картина, курчаклар, коллаж, панно кебек кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Араларында коллектив белән эшләнгәннәре дә бар.

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искандрова әйтүенчә, балалар полиция хезмәткәрләрен ышанычлы яклаучылар, саклаучылар итеп күрә. Шуңа күрә балалар эшләрендә хокук саклау хезмәткәре елмайган итеп сурәтләнгән, аларның күзләреннән яхшылык бөркелүе сизелеп тора.

Быел кинологлар катнашында бик күп чаралар уздырылды. Шул очрашулардан тәэсирләнгән кайбер яшь чаллылылар ярдәмгә ашыгучы полиция курчагы белән бергә, аның дүрт аяклы дустын да ясаганнар. Шәһәр бәйгесенә Чаллы укучыларының 30 кул эше тәкъдим ителде. Шуларның иң яхшылары Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.

Шәһәр этабында җиңүчеләр  Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсе хезмәткәрләреннән бүләкләр һәм грамотолар алдылар.

Шимбә, 12 май 2018, 09:56