Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр активына Бөек Җиңүне бәйрәм итүне әзерләгән һәм үткәргән өчен рәхмәт сүзләрен белдерү белән ачып җибәрде.

Залда утыручыларның күпчелеге хезмәт коллективларында, уку йортларында, шәһәр микрорайоннарында, ветераннар яшәгән урыннарда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын оештыруга җәлеп ителде, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.  

Наил Мәһдиев 9 майда шәһәрнең көч структуралары блогының югары дәрәҗәдә эш күрсәтүен, бәйрәмгә кадәр дә, бәйрәмнән соң да бернинди дә җәмәгать тәртибен бозу очраклары булмавын ассызыклады.

«9 май Җиңү көне чараларын уздыру белән генә тәмамланмый. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның  ветераннарга «Фидакарь хезмәт өчен»  медальләрен тапшыру буенча чаралар оештыру йөкләмәсе дә бар. Аның вакыты 30 августка кадәр билгеләнгән. Дәүләт бүләкләрен без тантаналы төстә тапшырырга тиешбез, - диде шәһәр башлыгы. – Ветераннарыбыз елдан-ел кими баруын барыбыз да аңлыйдыр. Шуңа күрә безнең бурыч – аларга даими хөрмәт, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү». 


Дүшәмбе, 14 май 2018, 12:07