Мы в социальных сетях

Чаллының «КАМАтранссервис» мәйданчыгында эшче яшьләр катнашында автомобиль ярышлары булды. Ярышлар өч этапта  уза: юл йөрү кагыйдәләрен белүгә, тизлек  белән йөрү һәм «Мин юл йөрү кагыйдәләрен  үтим! Мин шулай  хәл иттем!» темаларына автомобильне бизәү.  Ярышта шәһәр оешма һәм предприятиеләреннән  35 яшькә кадәрле  яшь  хезмәткәрләр арасыннан  9 команда катнашты.

Анда мәртәбәле кунаклардан Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов, ЮХИДИ башлыгы урынбасары Ирек Хөснетдинов, ЮХИДИнең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Лилия Пожарская чыгыш ясадылар.

Җ иңүчеләрне ярышның төп этапларында үткән юлның минималь вакытын исәпләү аша билгеләделәр. «Форд Соллерс Холдинг» командасы иң яхшылардан дип табылды. Икенче урында -  «Ремдизель» командасы, җиңүчеләр өчлеген  «Чаллы-Бройлер» командасы япты.

«Юл йөрү кагыйдәләрен белү» этабында Илдар Мәрданов («Ремдизель») җиңү яулады.  «Тизлек  белән йөрү» дә беренчелекне Евгений Волгин («КАМАтранссервис») алды. Автомобильне бизәү этабында иң яхшы дип «Ремдизель» командасы табылды.


Дүшәмбе, 14 май 2018, 15:21