Мы в социальных сетях

«Диалог» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге «Син белергә тиеш!» Бөтенроссия мәгълүмати акциясенә кушылды. Акция 75 илдә хуплау тапты. Чараны үткәрү символы - кызыл тасма. Быел акция 14 -20 май көннәрендә уза. 

«Диалог» үзәге психологлары иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр белән берлектә яшүсмерләр, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары белән мәгълүмати интерактив  дәресләр үткәрәчәкләр.

Белгечләр үз алларына Яр Чаллы шәһәрендә ВИЧ-инфекция таралу очракларына яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, яшүсмерләр арасында әлеге мәгълүматны таратуны максат итеп куялар.  

Акция белән тулырак биредә танышырга була. 


Сишәмбе, 15 май 2018, 08:00