Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 майда, Татарстан Матбугаты көне алдыннан, Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан журналистикасы һәм массмедиа өлкәсендәге XXI «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Быел бүләкләр ун номинациядә («Һөнәргә тугрылык», «Танылу», «Туган тел», «Объектив аша караш», «Журналистикада исем» һ.б.) тапшырылачак.

Тантана кунакларын татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы көтә. Бәйгенең тантаналы өлеше башланыр алдыннан «Россия 24» телеканалы баш мөхәррире Евгений Бекасов «Мираж» кунакханәсенең конференцияләр залында гаммәви мәгълүмат чаралары өчен «Төбәк мәгълүмати контенты белән эшләү» дигән темага ачык семинар үткәрәчәк.

«Бәллүр каләм» конкурсының оештыру комитетына Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән 1,5 меңгә якын гариза килгән.

tatar-inform.tatar

Дүшәмбе, 14 май 2018, 16:32